Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Бүген Илгиз хәзрәт укучыларга «Әниләргә карата хакларны беләсезме?» дигән темага әңгәмә үткәрде

Хәзрәт балаларга әниләргә карата булган төп хакларны аңлатты

Әңгәмә барышында ул әниләрнең җәмгыятьтәге роленә аерым басым ясады, аларның балалар тәрбияләүдәге, гаилә учагын саклауда күрсәткән фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтте.

Хәзрәт балаларга әниләргә карата булган төп хакларны аңлатты. Бу хаклар арасында әниләргә ихтирам күрсәтү, аларны ярату, аларга булышу, сүзләрен тыңлау кебек әхлакый кагыйдәләр бар иде.

Әңгәмәдә хәзрәт балаларны әниләргә карата мәрхәмәтле булырга өндәде. Ул әниләрнең көн саен күп авырлыклар кичерүләрен, шуңа күрә аларга карата түземле һәм игътибарлы булу мөһимлеген ассызыклады. Хәзрәт әниләрнең догаларының көчле булуын әйтеп, аларның фатихасын алуның мөһимлеге турында да искәртте.

Әңгәмә ахырында хәзрәт укучылардан әниләрен һәрвакыт хөрмәт итәргә, аларга карата яхшы мөгамәләдә булырга һәм аларны беркайчан да рәнҗетмәскә сүз алуын сорады. Балалар бертавыштан әниләренә карата хөрмәт белән тулы булуларын белдерделәр һәм әниләренең хакларын һәрвакыт истә тотачакларын әйттеләр.

Бу әңгәмә балаларның әниләргә карата булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен арттыруга, аларның әниләренә карата булган җаваплылыкларын аңлауга зур этәргеч бирде.

Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев