Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны яратырга кирәк

“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе “Ел тәрбиячесе” республика конкурсында катнашты.

Тәрбиячеләргә самимилек, ихласлылык хас. Алар бала күңелен аңлый белә. Тойгелде авылы кызы Эльвира Шәйхетдинова да – шундыйлардан. 
– Тәрбияче һөнәренә мәхәббәт миндә кечкенәдән бөреләнде. Әнием Рәмилә балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләде. Әниемнең балаларның һәр уңышына сөенүе, алар турында сөйләве истә калган, – дип искә ала Эльвира.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Эльвира Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керә. Инглиз теле укытучысы белгечлеген ала. Аннан укуын югары уку йортында дәвам итә, филолог белгечлеген үзләштерә.
– Хезмәт юлымны Вәрәшбаш мәктәбендә башладым. 1 ел инглиз теле укыттым. Тойгелдедән Вәрәшбашка йөреп эшләү җиңел булмады. Мөмкинлек булу белән авылдагы балалар бакчасына тәрбияче булып күчтем. Ике балабыз да шушы бакчага йөрде. Өченчесен алып кайткач, кыскартуга эләктем, – ди Эльвира.
2021 елда райондашыбыз “Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабында җиңү яулый. Шунда Эльвираны Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова күреп ала.
– Тәрбияле, киң эрудицияле, бөтен яклап килгән тәрбияче булуын күреп, Эльвираны үзебезгә эшкә чакырдым. 2021нче елның 1 июненнән ул “Кояшкай” да эшли башлады. Миңа аның эшләү алымнары, яңалыкка омтылуы ошый. Эльвира балалар тормышына – матур үзгәрешләр, нәниләрне тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә, – ди Миләүшә ханым.
Быел “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль турында янәдән җиңү яулады Эльвира. Азнакайда узган зона турында 135 тәрбияче катнашкан. Анда да сынатмаган Эльвира. Финалга узган 20 тәрбияче арасында дүртенче урында булган.
– Үземне “Ел тәрбиячесе” конкурсының финалында сынап, хыялымны тормышка ашырдым. Бакчада эшләү дәверендә балалар “үзеңнеке”нә әйләнә. Чын тәрбияче балалар тормышы белән яшәргә, бөтен мәхәббәтен, йөрәк җылысын нәниләргә бирергә тиеш. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, – ди Эльвира Шәйхетдинова.
“Ел тәрбиячесе” конкурсының финалында Эльвира цифрлы лабораторияне куллану буенча чыгыш ясый. “Кояшкай” балалар бакчасында бүген шундый лаборатория белән эшлиләр. Заманча җиһазны бакча 2020 елда “Иң яхшы билингваль бакча” конкурсында катнашып алды. Педагогик табышны жюри югары бәяли. 
Эльвира балаларның үсеше формалашсын, күзаллаулары киңәйсен өчен китап-буклетлар да ясый. “Яраткан эшең һәм яраткан кешең булганда уңышка ирешеп була!” – ди ул. 

Лилия Шәмиева

Фото - Э.Шәйхетдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X