Балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа уңышлары белән сөендерә!
Аларның таланты һәм тырышлыгы республика күләмендәге конкурсларда югары бәяләнә
Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның Ф. Яруллин исемендәге Ачык республика конкурсы узды. "Халык уен коралларында башкаручылар" номинациясендә Риана Абдуллина - I дәрәҗә лауреат, Камил Хәйретдинов II дәрәҗә лауреат булды, ә Динә Замалова конкурста дипломант исемен яулады. Аларның укытучылары Дилбәр Салихҗанова һәм концертмейстер Розалия Хәбибуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук Яр Чаллы сәнгать көллияте базасында «Иртәгәге йолдызлар» дип исемләнгән республика программасы кысаларында талантлы балаларга һәм яшүсмерләргә иҗади һәм һөнәри ярдәм күрсәтү буенча чираттагы тыңлаулар узды. Әлеге чара Казан камера оркестры La Primavera сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Рөстәм Абязов җитәкчелегендә үтте.
Анда сәнгать мәктәбе укучылар да үз осталыкларын күрсәттеләр:
• Думбрачылар ансамбле (укытучылары - Салихҗанова Д.Р., концертмейстер - Хәбибуллина Р.А.);
• Ралина Шәрипова "Фортепиано" номинациясендә (укытучысы - Шәрипова Ф.Ф.);
• "Вокал башкару" номинациясендә Сәмирә Әхмәтҗанова, Әминә Бохарова, Алинә Демидова, Диләрә Хәсәнова (укытучылары - Әхмәтҗанова М.М.);
• "Вокал башкару" номинациясендә Василий Пупышев, Илвина Муллагалиева (укытучылары - Галиева Г.И.).
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев