Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйге җиңүчеләре

«Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Күңел түреннән" I Россиякүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурсны оештыручылар 5 номинациядә барлыгы 500 дән артык эш кабул иткәннәр. Һәр номинациядә эшләр өч яшь категориясенә бүленеп билгеләнгән (6-12 яшь, 13-18 яшь, 19 яшьтән өлкәнрәкләр).

Бәйге нәтиҗәләре буенча бертөркем райондашларыбыз җиңүче һәм лауреат исемнәре алды.
"Үзе иҗат иткән лирик әсәрне иң яхшы башкаручы (аудио)" номинациясендә:
Илназ Морзаханов - лауреат;
Адилә Нәҗипова - лауреат.

"Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио)" номинациясендә:
Регина Шәймөхәммәтова - җиңүче;
Адилә Нәҗипова - лауреат;
Энҗе Мәхмүтова - лауреат;
Илзир Гәрәев - лауреат.

"Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио)" номинациясендә:
Азалия Васильева - лауреат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев