Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәмәгать тәрбиячесе ролендә

2009 елда балигъ булмаганнарның республика комиссиясе, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты белән берлектә, балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе турында закон кабул итә.

Җәмәгать тәрбиячеләре хокук бозарга омтылган яшүсмерләр белән шәхси-профилактик эш алып баралар, социаль куркыныч хәлдә булган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштыручыларга ярдәм күрсәтәләр. 

2012 елдан җәмәгать тәрбиячеләренең абруен күтәрү максатыннан “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесе үткәрелә башлый. Быел бәйгенең зона турлары Түбән Кама шәһәрендә, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында оештырыды һәм анда 64 кеше катнашты. “Милли традицияләрдә тәрбияләү”, “Иҗади якын килү”, “Уңышка юл”, “Гражданлык позициясе”, “Тормышка юллама”, “Балачакны яклау”, “Ватан файдасына” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. 

Наилә Сәлахова

 Фото – Чулпан Әхмәтшинаның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев