Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

«Аҗаган 2.0»: мәктәп этабы

Район мәктәпләрендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының мәктәп этабы башланды

"Аҗаган 2.0" ("Зарница 2.0") — ул командалы-тактик уен. Ул балаларда команда рухы, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияли.

Михайловка урта мәктәбендә мондый ярышлар урта яшь категориясендәге укучылар арасында узган.

"Хәрби-патриотик уен барышында укучылар командирлар, политруклар, хәрби хәбәрчеләр, саперлар, штурмовиклар һәм медиклар ролендә чыгыш ясадылар. Мәктәп этабы барлык катнашучылар өчен чын сынау булды. Малайлар һәм кызлар зур энтузиазм белән үз сәләтләрен күрсәттеләр, шәхси бәйгеләрдә көч сынаштылар. Мондый чараларда катнашу патриотик рух формалаштыруга, хәрби хезмәткә хөрмәт тәрбияләүгә һәм заманча дөньяда кирәкле күнекмәләр үстерүгә ярдәм итә. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча иң актив, спорт сөючән, тапкыр һәм белемле укучылар билгеләнде. Нәкъ менә алардан муниципаль этапта катнашу өчен командалар төзеләчәк", - дип хәбәр итәләр Михайловка урта мәктәбеннән.

Фотолар - Михайловка урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев