2 марттан «Студентлар язы» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый
4 апрельдән 15 апрельгә кадәр Казанда югары уку йортлары һәм көллият студентлары чыгыш ясаячак
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, фестиваль инде күп еллар яшь талантларны берләштерә. Алар арасында актёрлар, режиссёрлар, биючеләр, вокалистлар һәм медиакреаторлар бар. Фестивальдә ел саен республиканың 20 югары уку йортыннан һәм 50 көллиятеннән 4 меңнән артык студент катнаша. Узган ел Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия «Студентлар язы» фестивалендә Гран-при яулаган. Министр быел да катнашучылардан якты һәм иҗади номерлар көтә.
Фестиваль программасы 9 юнәлешне үз эченә ала: вокал, инструменталь башкару, бию, театраль чыгыш, оригиналь жанр, мода, медиа, видео, арт.
«Студентлар язы» — ул гади конкурс кына түгел, ә яшьлекнең дәрте, кыюлыгы һәм чиксез таланты бергә үрелгән зур хәрәкәт. Бу мәйданчыкта сәнгать дөньясының яңа йолдызлары һәм креатив индустриянең киләчәк лидерлары туа. Республика этабында җиңү яулаган иң якты номерлар Татарстанның данын Бөтенроссия дәрәҗәсендә танытачак», — дип ассызыклады Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.
Фестиваль «Россия Студентлар язы» программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Студентлар лигасы, Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм Гайдар исемендәге яшьләр үзәге ярдәме белән оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев