12 май көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле концерт булды
Мәгариф

12 май көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле концерт булды

«МИрас»лыларның дәртле чыгышлары — зал сәхнә белән бергә яшәде!

"Моңлы вокал, фортепиано уйнау, «МИрас»лыларның дәртле чыгышлары — зал сәхнә белән бергә яшәде! Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән дәрәҗәле кунакларыбыз район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фаттахова, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Румия Рафиковна чыгыш ясады. Алар концертның югары әзерлеген, һәр укучының, «МИрас» ВИА җитәкчесе Гөлназ Йосыпованың һәм барлык укытучыларның зур хезмәтен ассызыкладылар. Әти-әниләргә ышаныч һәм ярдәм өчен чиксез рәхмәт!  Бу кичә безгә шатлык-куаныч бүләк итте һәм иҗат сезонына матур нокта куйды", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев