Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Үз эшенең остасы

Клара Гыйльфанова – Тойгелде авылы кызы. Михайловка урта мәктәбен тәмамлагач, укуын Минзәлә медицина училищесында дәвам итә. Беренче хезмәт чыныгуын ул Яңа Сәет, аннары Каенсаз авылы медпунктларында ала. Яшь фельдшерны авыл халкы бик яратып кабул итә.

– Безнең чорда кызлар укытучы яисә табиб булырга кызыга иде. Шәфкать туташы һөнәренә кечкенәдән кызыгып үстем. Аклы-каралы киноленталардан изге һөнәр ияләре турындагы фильмнарны аеруча яратып карый идем. “Шәфкать туташы булам” дигәч, әни каршы килмәде. Менә 36 ел сайлаган һөнәремә тугры булып, яратып эшлим, – ди Клара Гыйльфанова.

1990 елда Клараны район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә фельдшер итеп күчерәләр.

– Клараны без олы йөрәкле, намуслы, үз эшенең остасы итеп беләбез. Беркайчан аруталуны белмичә, зарланмыйча, үзенә йөкләнгән вазыйфаны башкара. Авыруларны җылы сүзе белән дәвалый дип, нәкъ менә аның кебек кешеләр турында әйтәләрдер. Тәүлекнең кайсы гына вакыты булмасын, чакыру керү белән ул авырулар янына ашыга. Һөнәрен яратып башкарганга микән, бүген дә кызлар кебек үзе, – диләр хезмәттәшләре. Клара Гыйльфанова намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгы һәм район хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Фото - К. Гыйльфанованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев