Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыгыз!

Гүзәл Зарипова район хастаханәсенең стоматология бүлегендә 21 ел өлкән шәфкать туташы булып эшли. Гүзәл – Чистай шәһәре кызы. Туган шәһәрендә медицина училищесын тәмамлап, 1994 елны юллама белән Мөслим хастаханәсенә эшкә кайта. Яшь белгечне хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр.

– Безнең нәселдә медицина юлын сайлаучылар булмаса да, мин кечкенәдән авыруларга ярдәм итәргә, шушы һөнәр иясе булырга теләп үстем. Шәфкать туташы булырга теләвемнең сәбәбе дә бар иде. Әнием бик еш авырды, тәне сызлап интегә иде мәрхүмкәем. Медицина серләренә төшенеп, әниемне дәвалармын, беркайчан да чирләмәслек итеп терелтермен дип хыяллана идем. Укуны тәмамлап эшкә кайтканда, әни урынга калып, аяклары гел йөрмәс булды. Кирәкле препаратлар, дәвалау курслары белән әнине аякка бастыра алдым, теләгем чынга ашты. Тик әнинең гомере генә булмады, – дип искә ала Гүзәл Зарипова.
Хирургия бүлегендә дүрт ел эшләгәч, Гүзәлне балалар тудыру бүлегенә күчерәләр. Бүлектә балалар шәфкать туташы булып эшләгән кызны хезмәттәшләре генә түгел, бәби алып кайткан әниләр дә көтеп ала торган була. Йомшак куллы, ярдәмчел, йөзеннән елмаю китмәгән Гүзәл хастаханәнең барлык бүлекләрендә дә үзен сынап карый. Намуслы хезмәте өчен Г.Зарипова район башлыгының һәм район хастаханәсенең Мактау грамоталарына лаек була. 
Өч бала әнисе Гүзәл. Улы Динар – фермер. 11 яшьлек игезәкләре Адель белән Әмирнең хыялы – табиб булу. Малайлар медицина турындагы китаплар белән кызыксына. 
Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев