Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Таныш булыгыз!

Авыруның өмете – фельдшерда

Авыл фельдшеры сәгатькә карап эшләми, диләр

2016 елдан алып Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш авылларындагы фельдшерлык-акушерлык пунктларында хезмәт куючы Эльвира Бекниязова да шундый тынгысыз һөнәр иясенең берсе.

Мөслим урта мәктәбендә белем алгач, Эльвира укуын җирлектәге политехника техникумында дәвам итә. Биредә ул пешекче һөнәрен үзләштерә.

– Балачактан ук ак халат кияргә хыялландым дисәм, ялган булыр. Мин сан дөньясына гашыйк булып, кушарга, алырга, бүләргә, тапкырларга ярата идем. Теләгем – бухгалтер булу! Минзәләгә юл тоттым. Тик, бәхеттәнме, бу юнәлеш буенча укырга бер буш урын да калмаган иде! Чәй эчеп, кайтыр юлга кузгалырмын дип, ерак туганыма кердем. Минзәләдә күз табибы булып эшли иде ул. Язмышыма шулай язылгандыр, күрәсең, табибның киңәше белән мин документларны Минзәләнең медицина училищесына тапшырдым, – ди Эльвира.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Эльвира Бекниязованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев