Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Үзебездән соң нинди эз калдырабыз?

Чисталык та, мәдәнилек тә үзебездән башлана бит!

Үзебездән соң нинди эз калдырабыз?

“Кояшлы Ык” паркы — районыбызның иң матур урыннарының берсе, күпләр өчен яраткан ял почмагы. Җылы көннәр башлану белән Ык буенда янәдән тормыш кайный: кемдер гаиләсе белән саф һава сулый, кемдер дуслары белән очраша, табигать матурлыгына соклана.

Тик күңелне борчыган күренешләр дә юк түгел… Ял иткәннән соң ташлап калдырылган чүпләр, агачларга һәм өстәлләргә зыян салу, теләсә кайда ягылган учаклар — болар табигатькә генә түгел, үзебезгә карата да битарафлык турында сөйли түгелме?

Табигать безгә ял бирә, көч тупларга ярдәм итә, рәхәт мизгелләр бүләк итә. Аңа җавап итеп, без дә чисталык үрнәге һәм сакчыл караш күрсәтик әле. Паркны чиста тоту — һәркемнең уртак бурычы. Бүген сакланган матурлык иртәгә дә балаларыбызны сөендерсен иде.

Чисталык та, мәдәнилек тә үзебездән башлана бит!

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев