Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Табигать һәм без

Урманнар тәрбия сорый

Бу көннәрдә Мөслим урманчылыгы Югары Табын һәм Нарат Асты авыллары яклап 10 гектар мәйданда чыршы үсентеләре утыртты

Шуның белән беррәттән узган ел утыртылган юл полосаларын яңарту, корыган агачларны кисү эшләре дә башкарылды.

– Урманчылар көче белән быел барлыгы 15 гектарда агачлар утыртылды. 50 гектарда урман үсентеләре тулыландырылды, һәлак булган үсентеләр урынына яңаларын утырттык. Язга чыгу белән яшь агачларны тәрбияли башлыйбыз. Бу эшне көзгә кадәр дәвам итәбез. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча урманнарда 9 рейд үткәрелде, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.

Җәйге чорда урманчылар янгыннарны кисәтү буенча эш алып бара. Аншлаглар урнаштыралар, “Урманнарны янгыннан саклыйк!”, “Урманда учак кабызмагыз!”, “Табигатьне саклагыз!” дип язылган витриналар ясыйлар. Узган ел Мөслим урманчылыгында өч аншлаг куелган, ике ял урыны җиһазланган. Җәй дәвамында урман буйларына минераль полосалар ясала. Бу атнада бу эш Табын, Нарат Асты, Атлас урманнарында башкарылды. Минераль полосалар урман массивларын басудан аерып тора, шуның белән янгыннардан саклану чарасы булып тора.

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы игълан ителде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урман массивларында янгыннарны кисәтү, янгын чыкканда тиз арада туктату максатында әзерлек чаралары комплексы эшләнде.

– Халык урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа бәйле урманнарга керү тыела. Чик-ләүләр республиканың урман фонды җирләрендәге урманнарда кертелде. Урманнарга янәшә урыннарда, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенда чүп-чар, шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла һәм янгынга сәбәп булырга мөмкин башка предметларны ташламасагыз иде, – дип кисәтә урманчылар.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев