Урманнар шаулап торсын!
Районыбыз территориясендә Мөслим, Яңа Усы, Калинин участок урманчылыклары эшли
Урманнарның гомуми мәйданы 26099 гектар тәшкил итә. Уртача зурлыктагы бер агач 24 сәгать дәвамында өч кешегә җитәрлек кислород бүлеп чыгара. Урманда агачлар бүлеп чыгарган кислород югары дәрәҗәдә ионлаша, шуңа ул кеше сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.
Быел Татарстан Республикасында 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырыла. Шуның 1200 гектарында эш “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
– Районда агач утырту “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында башкарыла. Былтыр барлыгы 8 центнер орлык әзерләнде, шуның 50 килограммы – каен, калганнары чыршы, нарат, имән һәм карагай орлыклары иде. Ылыслы агачлар утыртуга аеруча зур игътибар бирелә, чөнки 1 гектар ылыслы урман – елына 40 тонна чамасы, яфраклы урман 100 тонна тузанны тоткарлый. Барлык орлыклар да “Рослесозащита” ФБУнең “Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге” филиалында тикшерү узды, аның сыйфаты турында сертификатлар бирелде. Татарстанда урман-орлык чималының сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки урман торгызу эшенең нәтиҗәлелеге дә шуңа бәйле, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.
Былтыр 54 гектар мәйданда урманнар торгызылган, 295 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән. Быел май аенда 10 гектарда чыршы үсентеләре утырту планлаштырыла.
– Урман культураларын һәлакәттән саклау максатында былтыр 200 гектар мәйданда агротехник чаралар үткәрелде. 50 гектар мәйданда урман культуралары тулыландырылды. Усы урманчылыгындагы питомникка карагай, чыршы, имән, каен үсентеләре утыртылды. 2026 елда урманнарны торгызу буенча аерым проект төзелде. Районда 50 гектарда урманнар торгызылачак, 210 гектар мәйданда агротехник чаралар башкарылачак, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Ылыслы агачлар орлыгы әзерләү, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясен һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына бәйле чаралар күздә тотыла.
– “Хәтер бакчасы” акциясе барышында 200дән артык агач утыртырга планлаштырабыз. Урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру һәм урман проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе үтәчәк, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Язын урман кар эрегәндә барлыкка килә торган артык дымны үзенә сеңдерә. Соңыннан урман дымны әкренләп елгаларга бирә. Уманнар булмаса, елгалар бик тиз кибәр иде, ди урманчылар.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев