Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Тәртипсезләр күп

Каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырылды. Халыкка уңайлы булсын өчен күпфатирлы йортлар ишегалдына чүп контейнерлары куелды. Чүп түгү буенча проблемалар булырга тиеш түгел кебек.

– Чүп җыю кагыйдәләренә буйсынмаучылар бар. Элеккеге Сабантуй территориясе – Нурлыгаян паркы янына бер райондашыбыз төзелеш калдыкларын китереп ташлаган. Тәртип бозучының кем булуы ачыкланды. Ул – 1997 елгы ир-егет, – ди район Башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Илназ Әхмәдуллин.

“ТР Административ хокук бозулар кодексы”ның 3.6 маддәсе нигезендә әлеге райондашыбызга административ берекетмә төзелгән һәм 2 мең сум штраф салынган. Тик райондашыбыз штраф белән генә котыла алмаячак. Табигатькә китергән зыян өчен аңа экологлар алдында да җавап тотарга туры киләчәк. – Чүп түгелгән урын су саклау зонасы булып исәпләнә. Шулай булгач, штраф күләме дә зур булачак. Ел башыннан каты көнкүреш калдыкларын тиеш булмаган урынга түккән җиде райондашыбыз административ җаваплылыкка тартылды, – ди Илназ Әхмәдуллин.

Ильназ Әхмәдуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев