Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Табигать һәм без

Песи ул – уенчык түгел

61 яшьлек райондашыбыз Светлана Луконина йортында 30дан артык песи яши. Светлана ханым шәхси йортта гомер кичерә. Аның ишегалдына кайвакыт 50ләп песи җыела.

– Йөрәгеңдә яшьлек дәрте булсын дисәң, песи асрарга кирәк! Песи ул – дус та, сердәш тә һәм гаҗәеп табиб та. Берәр җирең авыртса, песи шул урынга ятып мыр-мыр килеп авыртуны баса. Иртәнгә авырту кул белән сыпырып алгандай юкка чыга, – ди Светлана апа.

Светлана ханым песинең йөрәк тибешен тыңларга яратам, ди. Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә икән. Песиләр турында тагын бер факт: алар тирли белми. Песи борынындагы рәсем беркайчан да кабатланмый.

– Кечкенәдән песиләр яратам. Әниләр дә, әбекәй дә песиләр тота иде. Бөтен песиләремнең дә кушаматлары бар. Өч дистәдән артык песиемнең һәркайсының үз холкы. Яше барган саен кайбер песиләрнең күз төсе үзгәрә. Күп кеше песиләр белән сөйләшә. Мин дә песиләрем белән сөйләшеп, моң-зарымны алар белән уртаклашып яшим, – ди Светлана апа.

Светлана Луконина һөнәре буенча биолог. Райондашыбызга һөнәре песиләр тәрбияләүдә дә ярдәм итә. 

– Һәркемнең үз мәшәкатьләре, тик безнең ярдәмгә мохтаҗ хайваннар турында онытырга ярамый. Кибет янында яки урамда нәүмизләнеп карап торучы, яклау көтүче песиләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Йорт пычрана, йоны коела, теләсә кая эшен эшли, ди кайберәүләр. Өйрәтсәң, маймыл да биергә өйрәнә, диләрме әле? Мөмкинлегем булса, урамдагы бөтен песиләрне алып кайтып тәрбияләр идем, – ди Светлана апа.

Кулга ияләштергән нәүмиз җаннар өчен без, әлбәттә, җаваплы. Песи бит ул уенчык түгел. Уйнадым да туйдым дип чыгарып атып булмый.

– Урамда, бигрәк тә салкын көннәрдә хуҗасыз песигә тап булсам, күңелем әрни. Күп песине өемә алып кайтып, тәрбияләп, яңа хуҗа табып озатканым бар. Песиләрне бик яратсам да, күпфатирлы йортта әллә ни күп песи тотып булмый. Балалар песи күтәреп кайтса, аны ничек тышка чыгарып җибәрәсең инде?! Песи яратмаган бала юктыр ул, шуңа хайваннар үзләре дә сабыйларга ныграк тартыла. Бала самими бит. Песи, эт яраткан балалар миһербанлы булып үсә, минемчә, – ди райондашыбыз Алсу Сираева.

Фото – С.Луконинаның  шәхси  архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев