Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Песи ул – уенчык түгел

1 мартта Россиядә песиләр көне билгеләп үтелә.

60 яшьлек райондашыбыз Светлана Луконина йортында 30дан артык песи яши. Светлана ханым шәхси йортта гомер кичерә. Аның ишегалдына кайвакыт 50ләп песи җыела.

– Йөрәгеңдә яшьлек дәрте булсын дисәң, песи асрарга кирәк! Песи ул – дус та, сердәш тә һәм гаҗәеп табиб та. Берәр җирең авыртса, песи шул урынга ятып мыр-мыр килеп авыртуны баса. Иртәнгә авырту кул белән сыпырып алгандай юкка чыга, – ди Светлана апа.

Светлана Луконина һөнәре буенча биолог. Райондашыбызга һөнәре песиләр тәрбияләүдә дә ярдәм итә. 

– Һәркемнең үз мәшәкатьләре, тик безнең ярдәмгә мохтаҗ хайваннар турында онытырга ярамый. Кибет янында яки урамда нәүмизләнеп карап торучы, яклау көтүче песиләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм.

Лилия Шәймиева

Фото – С.Луконинаның  шәхси  архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев