Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Оялар кошларны көтә (фоторепортаж)

Яз әкренләп җиһанга хуҗа була бара: кар сулары ага, кошлар тавышы ишетелә. Тормыш җанлана, табигать яшәрә. Җылы яктан кайткан кошларның барысын да оя ясап каршы алмасак та, сыерчыкларга үзгә мөнәсәбәт.

Табигатькә сакчыл караш мәктәптән башлана. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә зур көч куя. 2022 елдан бирле биредә “Табигать сакчылары” экологик отряды эшли.

Узган ел отряд “Чиста булачак” республикакүләм яшьләр экологик хәрәкәтенә кушылган. Отряд составында 5-9 сыйныф укучылары эшли. Бер ел гына эшләүләренә карамастан, отряд зур уңышларга ирешкән. Егет-кызлар марафоннарда, акцияләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаша. “Яшел команда” дип аталучы республикакүләм экологик берләшмәләр бәйгесендә өченче урынга лаек булганнар. “Яшел уеннар” республикакүләм экологик отрядлар конкурсында “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңгәннәр. Узган ел Татарстан Республикасында экологик хәрәкәтне үстерүгә өлеш керткән өчен отряд “Чиста булачак” хәрәкәтенең Рәхмәт хатына лаек булган.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев