Мөслимлеләр “Хәтер бакчасы” акциясенә актив кушылды
2026 елда «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән җиденче мәртәбә уздырыла
Быел әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидәкарьлеге елы кысаларында үткәрелә.
Татарстанда “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе 25 апрельдән 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылып “Сугышчан һәм хезмәткә дан!” мемориаль комплексында 30 төптән артык яшь нарат үсентеләре утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев