Мөслим экологлары – беренче!
“ЭКОяз –2025” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Казанның “Елмай” балалар паркында “ЭКОяз” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Мастер-класслар, экостанцияләр, квестлар белән узган экологик бәйрәмдә мөслимлеләр дә катнашты.
Бәйгедә “Экоберләшмә” номинациясендә Мөслим гимназиясенең “Экокалейдоскоп” экология берләшмәсе беренче урынны алды. Укучыларга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Берләшмә җитәкчесе – гимназиянең биология укытучысы Ләйсән Бариева.
– Мөслим гимназиясенең “Экокалейдоскоп” берләшмәсе 2016 елдан бирле эшли. “Экодоблесть” экологик отрядын Ләйсән Бариева җитәкли. Тырыш һәм тынгысыз хезмәте, туган як табигатенә, экологиягә битараф булмау нәтиҗәсендә, Ләйсән Фәһәметдиновна әзерләгән проект эшләре ел саен иң-иңнәр рәтендә бүләкләнә. Берләшмә кенче ел рәттән җиңүче булды. Укучылар белән даими төстә экодәресләр, бәйгеләр, төрле чаралар үткәрүнең дә файдасы зур, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
“ЭКОяз” бәйгесе “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 20 июнь саныннан укыгыз.
Фото – Л. Бариеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев