«Күбәләк» бакчасына йөрүчеләр чисталык сагында (+фоторепортаж)
Табигать һәм без

«Күбәләк» бакчасына йөрүчеләр чисталык сагында (+фоторепортаж)

«Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чисталыкны сакларга өйрәнә.

 

Олылар төркеме балалары өчен табигать, аны саклау турында белемнәрне арттыру максатыннан викторина оештырылды. Малайлар-кызлар өй һәм урман хайваннарын аерырга, чүп-чарны сортлап бүләргә өйрәнде. Викторина барышында балаларга кәгазь җыюның мөһимлеген дә аңлаттылар.

– Без табигатьне саклыйбыз, һәркемне бу кагыйдәгә буйсынырга чакырабыз! – ди балалар.

Рәмилә Сәләмова

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев