Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Кече туганнарыбызны кайгыртыйк!

Машиналарның җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга вакыт

Көзгә кердек. Салкын һава торышы җәнлекләргә дә, кошларга да авырлыклар тудыра. Җан ияләренә җиңел түгел, чөнки туклану рационының төп өлеше тиздән кар астында калачак.

– Бу көннәрдә без актив төстә суер, көртлек һәм боҗырларга ризык әзерләү белән мәшгуль булдык. Махсус урыннарга ашлык, печән һәм салам куелды. Кошларга азык табу кыенлаша бара. Хайваннарга, кошларга җим юллау авырлыклар тудыра. Хәлне җиңеләйтү өчен, кошлар өчен җимлекләр ашлык, сенаж яки салам белән тутырыла. Бүгенге көндә районның аучылык җирләрендә 25 шундый җимлек урнаштырылган. Узган атнада тагын биш җимлек урнаштырып, аларны ашлык белән тутырып кайттым, – дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Урманнарда тоз салу өчен махсус корылмалар, утлык-улаклар ясалган, искеләре ремонтланган. Кышкылыкка агач ботаклары бәйләп киптерелгән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 7 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото: Владимир Муринов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев