Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Табигать һәм без

Кәгазь чәчәк – бугенвиллия

Бик кечкенә аксыл чәчәк янында йомарланган кәгазьгә охшаш җете төсләрдәге яфраклары өчен бугенвиллияне “кәгазь чәчәк” дип йөртәләр.

Бик кечкенә аксыл чәчәк янында йомарланган кәгазьгә охшаш җете төсләрдәге яфраклары өчен бугенвиллияне “кәгазь чәчәк” дип йөртәләр. 

Җылылык һәм кояш яратучы куакны өй шартларында, чәчәк оранжереяләрендә яки пыяла белән капланган лоджияларда үстерергә була. Үтәли җил булмаган 24-25 градустагы бүлмәдә бугенвиллия үзен яхшы хис итә. Кыш айларында аны ял иттерер өчен 13-15 градуслы бүлмәгә күчерергә була. Кышын да җылыда булган гөл үсүен дәвам итәчәк. 

Май аеннан ноябрьгә кадәр туктаусыз чәчәк атарга сәләтле бугенвиллиянең апрельдә шау чәчәктә утыруын күреп, райондашыбыз Чулпан Хәйруллинадан аны үстерү серләре белән уртаклашуын сорадык. Ул аны берничә ел элек Кырымнан чүлмәктә үскән килеш алып кайткан. 

– Бугенвиллия даими сугаруны сорый, шул ук вакыта артык күп суны яратмый. Аның тамырлары бик нәзек, начар тармаклана, шуңа чама хисен онытмаска кирәк. Суны иртән яки кич сибү әйбәт. Туфрагын яхшылап ашлау таләп ителә. Яхшы үссен һәм чәчәкләре мул булсын өчен, 2-4 атна саен суда эретелгән “Фертика люкс” ашламасын кулланам, – ди Чулпан.

Бүлмә шартларында гөлне куак, штамблы агач рәвешендә формалаштырырга була.

– Шиңгән чәчәкләрен, кипкән ботакларын чәчәк атудан туктагач кисәм. Формалаштыру өчен кискән ботакларын алдан “Корневин”да тотып, “Агробалт” эремәсендә тамырландырам. Бу гөл җилне һәм суыкны яратмый. Шуңа аның урыны – түрдә, көньякка караган һәм ачылмый торган тәрәзә төбендә. Яктылык җитмәгәндә, өстәмә яктырту кирәк. Балчык бик туклыклы, җиңел һәм әчелеге 5,5-6,0 рН булырга тиеш. Күчереп утыртканда, 0,4-0,5 литрлы чүлмәкләр җитә, тора-бара зуррак савытка күчерергә кирәк. Күчергәндә тамырларга зыян килмәсен, ян-якларына яхшы дренажланган балчык кына өстәгез. Үсә башлаган бугенвиллия чәчәк атканчы 2-6, хәтта 8-12 ай үтәргә мөмкин. Чәчәк атканда гөлне күчереп йөртмәгез, – дип киңәш бирде Ч.Хәйруллина.

Яктылык һәм җылы җитмәсә, үсү шартларында кискен үзгәрешләр булса, бугенвиллия бөтен яфракларын коеп, йокы халәтенә күчәргә дә мөмкин. 

– Җәен ачык грунтка утыртмау хәерле, чөнки аның тамырлары нык түгел. Ә менә чүлмәге белән зур агач күләгәсенә чыгарырга була, әмма үзем гөлне ачык һавага чыгармыйм. Тамырларын пешермәс өчен, чүлмәкнең кара төстә булмавы мөһим. Кайда үстерсәгез дә, корткыч бөҗәкләрдән, авырулардан сакларга кирәк, – ди ул.

Чулпан Хәйруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев