Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Юллар янәшә

Соңгы арада мәгълүмат чараларында “Трассада пошилар йөри”, “Аю катнашында юл һәлакәте булды” кебек хәбәрләр еш күренә. Хайваннарның автомобиль юлында йөрүе кешеләргә дә, җәнлекләргә дә проблема тудыра.

Урман яны трассалары еш кына пошиларның яшәү тирәлеге аша уза һәм аларның миграция сукмакларын кисеп үтә. Пошиның күзләре бик зәгыйфь, хайван машинаны күрми калырга да мөмкин. Машина якынайгач, поши кинәт төрле хәрәкәтләр ясарга тырыша. Мондый очраклар еш кына бәрелеш белән тәмамлана.

Урман җәнлекләренең юлларда яки торак пунктларда йөрүенең тагын бер сәбәбе — хайваннарның черкичебеннәрдән котылу теләге.
Пошилар ачыклык эзли. Юл читендә кан суыручылар күпкә азрак. Моннан тыш, пошиларны әче исләр — төтен, бензин исләре кызыктыра.
Май-июнь айлары — пошилар өчен миграция чоры да.

Төлкеләрнең бу яктан төгәл «графигы» юк, шул сәбәпле төлкеләр кышын да, җәен дә очрарга мөмкин. Хайваннарның үз-үзләрен тотышы экологик баланс бозылу һәм азыкның кимүе белән дә бәйле. — Урманнарда агачлар киселә, туфрак һәм сулыклар пычрана, шуңа күрә хайваннар яшәр өчен яңа урын эзли, — дип аңлата бу хәлне биологлар. — Җәнлекләр табигатьтәге үзгәрешләрне тиз билгели. Урманнар янындагы трассаларда төлке, куян, керпе, тиеннәр да еш очрый. Берәрсе чүп-чар, ризык ташлап калдырса, хайваннар сыйланырга чыкмый калмый, — ди белгечләр. — Кешеләр җәнлекләрне сыйпарга ашыкмасын иде. Хайваннар дустанә мөнәсәбәтне аңламаска мөмкин. Кешеләргә һөҗүм итү очраклары да булгалый. Урман җәнлекләреннән котыру чирен дә ияртергә мөмкин, — ди табиблар.

Кошлар да кешеләр белән янәшә булырга тели. Аккошлар кешеләр еш йөри торган ачык сулыклар янында яши. Чыпчыклар белән дә шул ук хәл: кошлар кешеләр яшәгән территория шартларына ияләшә.
Кеше мондый күршелеккә каршы булмаса, канатлыларда урбанизация процессы шактый тиз уза. Дүрт аяклы кардәшләреннән аермалы буларак, халык сәламәтлеге өчен кошлар куркыныч тудырмый.

Флүн Вилданов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев