Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Җиребез чүплеккә әйләнмәсен!

Мәктәп укучылары республикакүләм “Экояз” бәйгесендә катнашты.

Һәр елны 1 апрельдән 31 майга кадәр Чисталык икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Экояз” акциясен уздыра. 

Барлыкка килү тарихы белән 2016 елга барып тоташкан акция җәмгыятебезнең төрле катлам кешеләрен елдан-ел үзенә ныграк җәлеп итә. Әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җәй башында муниципалитетлар дәрәҗәсендә җиңүчеләр ачыклана. Акциядә төрле елларда берничә экологик отряд, мәктәп, балалар бакчасы, гаилә, оешма-предприятие бүләкләр алырга өлгерде. 

“Экояз” акциясен оештыручылар, бәйге шартларына үзгәрешләр кертеп, аны тагын да кызыклырак итү юлларын сыный. Быел ул экологик марафон форматында оештырылды. Һәр атнада эшләр билгеле бер тема астында үтте. Мәсәлән, “Кошларга ярдәм ит” шигаре астында үткән беренче атнада акциядә катнашучылар сыерчык оялары, җимлекләр урнаштырдылар. “Без аерым җыю яклы” исемле икенче атнада көнкүреш калдыкларыннан файдалы әйберләр ясадылар, макулатура җыйдылар һ.б. Шулай итеп, сигез атна дәвамында алдан игълан ителгән аерым тема буенча биремнәрне башкардылар. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. “Экоярдәмче”, “Экоберләшмә”, “Экогаилә”, “Экокоманда”, “Экопартнерлар”, “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинацияләрендә көчеңне сынарга мөмкин булды. Һәр эш баллар белән бәяләнә. Башкарылган эшләр саны чикләнми. Акциядә катнашучылар атна саен башкарган эшләре буенча хисап тотып, аларны социаль челтәрдә яктыртып барды. 

Район мәктәпләренең волонтер отрядлары “Экояз” акциясенә быел да актив кушылды. Олы Чакмак укучылары әлеге чарада икенче ел катнаша.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев