Һаваларда оча кошлар
Киек кошларга язгы ау сезоны төгәлләнде. Быел ул 5 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итте.
Киек кошларга язгы ау сезоны төгәлләнде. Быел ул 5 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итте.
– Бу чорда бары тик киек кошларны гына аулау рөхсәт ителә. Аучының бер көндә аулаган үрдәк-казлар саны өч берәмлектән артырга тиеш түгел. Киек кошларны яшеренеп торган урыннан гына атарга рөхсәт ителә, ә кошларга таба яки артларыннан барып ауларга ярамый, – ди баш аучы Владимир Муринов.
Сунарчылык әби-бабайларыбызның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгән. Элек киек каз, үрдәк атып, поши, болан яисә кабан дуңгызы аулап, шуның белән тамак туйдырганнар. Аучы һөнәре бүген дә актуальлеген югалтмый. Тик аучыларның саны гына көннән-көн күбәя, шунысы сагайта.
Туңдыргычлар тулы ит булса да, күрәсең, күпләргә адреналин җитми. Кемнәрдер өчен аучылык спортның бер төренә әйләнеп бара. Күпләр ау сезонына карата негатив фикер белдерә. “Мескен кошларга ник тияргә? Оча бирсеннәр! Күпме юллар үтеп кайта бит алар!” – дип әйтүчеләр аз түгел.
– Аучылар үрдәкләрне төрле максатларда ата. Үрдәк ите тәмле санала. Сунарчылыкта ату күнекмәләрен чарлау дигән әйбер дә бар. Аучылык ресурсларын саклау мөһим. Кайбер очракларда аучылык нәкъ менә табигатьтә баланс саклау һәм кошлар популяциясен саклауга да юнәлтелә. Шул ук вакытта ау кагыйдәләрен үтәү, кыргый хайваннарны күпләп юк итүгә юл куймау һәм кошларның сезонлы үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим, – ди Владимир Муринов.
Баш аучы кисәтүенчә, киек кошлар аулаганда, шома көпшәле мылтыклар гына кулланылырга тиеш. Киек кошларны аулаганда, электрон җайланмалар куллану, ау этләрен өстерү тыела. Ау эте атып төшерелгән кошны эзләп табу максатында гына кулланыла ала.
– Ау рөхсәт ителгән
10 көндә кагыйдә бозучылар ачыкланмады. Узган елларда, ау кагыйдәләрен бозган өчен, ике райондашыбызга административ беркетмә төзелгән иде. Исегездә тотыгыз: язгы ау чоры объектларына тәлләтәвеч (вальдшнеп), каз, шулай ук көртлек, үрдәк һәм суерларның ата кошлары керә. Закондагы соңгы үзгәрешләр буенча, язгы ау чорында соры казларны аулау тыела, – ди Владимир Муринов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев