Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Һәр җәнлек исәптә

15 гыйнварда республика территориясендә җәнлекләр санын исәпкә алу башланды.

Безнең районда кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, кыр тавыгы, көртлекләр исәпкә алыначак. “Быел исәпкә алу өч төрле ысул белән оештырыла. Җәнлекләр кышкы маршрут хисабы, куу ысулы белән һәм туплау урыннарында исәпкә алыначак”, – диде ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе  Владимир Муринов. 

Аучылар әйтүенчә, әлеге мәгълүмат аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм районның фаунасын саклау һәм торгызу буенча тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу 15 мартта төгәлләнергә тиеш. 

– Бу – бик мөһим чара: җәнлекләрнең исәбен беләчәкбез. Исәпкә алу җәнлекләрнең карда калган эзләреннән чыгып башкарыла. Билгеле бер мәйдандагы эзләр буенча җәнлекләрнең төгәл санын исәпләп чыгарабыз. Былтыр 40 маршрут буенча эшләдек, быел маршрутлар саны – 42. Бу – шактый зур мәйдан. 300 километр арада җәнлекләр исәбен алу эше башкарылачак. Ике атна эчендә булган күзәтүләрдән күренгәнчә, быел ак куян белән пошилар саны арткан, – ди Владимир Муринов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев