Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Дүңкәл (Ирга обыкновенная)

Дүңкәл роза чәчәклеләр семьялыгына карый торган куак яки кечерәк агач.

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 2-3 м га җитә торган куак яки кечерәк агач. Апрель-майда чәчәк ата, җимешләре җәен өлгерә. Ел саен күп уңыш бирә.

Дүңкәл дөньяның күп илләрендә үсә, ул салкыннарга шактый чыдам үсемлек. Дүңкәл җимешләрендә 10% ка кадәр шикәрләр,0,4-1,1% алма кислотасы, А провитамины, С һәм В витаминнары, кумариннар, микроэлементлар (тимер, кургаш, кобальт), кайрысында һәм яфракларында дуплау матдәләре бар.

Дәвалау максатында җимешләрен гипо- һәм авитаминозларны профилактикалау өчен, халык медицинасында авызны һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар. Яфраклары һәм кайрысыннан ашказаны-эчәк авыруларыннан кулланыла торган кайнатма әзерлиләр.

Гади дүңкәл белән бергә биологик үзенчәлекләре ягыннан аңа охшаш, әмма салкыннарга тагын да чыдамрак Канада дүңкәлен дә үстерәләр. Әлеге төрнең чәчәкләреннән әзерләнгән сулы һәм спиртлы төнәтмәләр йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм кан басымын төшерә.

Дүңкәл теләсә нинди туфракларда да яхшы үсә.

Салкынга чыдам, минус 5-7" ка кадәрге язгы кырауларны, чагыштырмача озак күләгәләнүне яхшы кичерә. Гөмбә авыруларына һәм корткычларга бирешми, төрле зарарланулардан тиз төзәлә.

Җиләк-җимеш бакчаларында дүңкәлне кышкы җилләр аеруча нык исә торган урынга утырту киңәш ителә, чөнки аның куаклары карны бик яхшы тота. Аның янәшәсендә кура җиләге, крыжовник яки карлыган утыртырга ярый, чөнки дүңкәл куаклары алар өчен яхшы гына өстәмә ышыклау чарасы була.

Фото - https://www.istockphoto.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев