Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Табигать һәм без

Чүплекләр чәчәк ата

Чисталык икеайлыгында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау максатында республика күләмендә төрле чаралар күрелә. Шуңа карамастан, законсыз чүплекләр һаман да бар әле

Чисталык икеайлыгында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау максатында республика күләмендә төрле чаралар күрелә. Шуңа карамастан, законсыз чүплекләр һаман да бар әле.

– Мөслим – Мәлләтамак юлында, элекке ферма урынына чүп ташлап, халык чүплек ясаган. Бөтенесе чүп-чарны шунда китереп ташлый. Монда иске кәнәфиләр, өстәлләр дә, көнкүрештә кулланылган әйберләр дә, башка төр чүп тә бар. Кайберәү-

ләр хәтта автомобиль юлында да төзелеш чүбен һәм иске автопокрышкаларны калдырып китә. Бу фактлар теркәлеп, хуҗалары ачыкланганда, аларга штраф салыначак. Мондый күренеш табигатьне саклау законнарына каршы килә. Урманда, юл буе полосаларында ял иткәннән соң шешәләрне, ризык калдыкларын, тара-пакетларны алып китеп, махсус чүп түгү урынына ташласагыз иде. “Гринта” җәмгыяте график нигезендә күпфатирлы йортлардан һәм шәхси хуҗалыклардан чүп җыя. Каты көнкүреш калдыклары белән табигатьне пычратмагыз! – ди Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Өч ел элек Мәлләтамак авыл җирлегендә, техника яллап, чүплекне эттерү өчен халыктан җыелган үзара салым акчасын тотканнар. Район җитәкчелеге дә чүплекләрне юк итәргә ярдәм иткән.

– Санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасы ил күләмендә актуаль. Чүплекләрне чүп-чарны законлы ысуллар белән утильләштерүгә акча тотарга теләмәгән кешеләр булдыра. Төзелеш калдыкларының күплеге чүплек ясауда төзүчеләрнең дә катнашуын исбатлый. Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста дип, юкка гына әйтмиләр. Сезнең артыгыздан башкалар җыештыра! Бирегә чүп түкмәвегезне сорыйм, – ди Рүзилә Нәсыйфуллина.

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев