Балыкларга тимгезә!
«Уылдык» операциясе бара. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уылдык чәчү чорында полиция браконьер балыкчыларны аулаячак.
– Бу чорда ДАИ инспекторлары балык ташырга мөмкин булган машиналарны туктатып тикшерә. Тиешле документлар булмаса, балык законсыз тотылган дип санала. Республика елга-күлләрендә даими рейдлар уздырыла. Яр буе зоналарында һәм утрауларда полиция балык саклау һәм эшкәртү урыннарын, салкын һәм утлы корал, ятьмәләр эзли, – дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Массакүләм уылдык чәчү чорында сулыклар аерым контрольдә булачак. Биологик су ресурсларын законсыз кулланып булмаячак. Уылдык чәчү чорында кармак белән генә балык тоту рөхсәт ителә.
– Кармак белән балык тотарга ярый дигән законга таянып, браконьерлар елга-күлләрдә ятьмәләр салу җаен да таба. Уылдык чәчү чоры – балыкларның иң актив вакыты. Балыкларны саклау өчен чаралар күрелми икән, бу киләчәктә аларның күпләп кимүенә китерәчәк. Браконьерлар массакүләм уылдык чәчү чорында балыкларга куркыныч тудыра. Шуңа бәйле сак режимы көчәйтелде, законсыз кәсепкә каршы көрәшү максатында су буйларында тәүлек әйләнәсе рейдлар оештырыла, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Балык тоту буенча һәр факт турында мәгълүмат полициягә тапшырыла, чөнки уылдык чәчү чорында балык тоту җинаять булып санала. Уылдык чәчү урыннарында һәм бару юлларында биологик су ресурсларыннан законсыз кулланган өчен штраф каралган.
– РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә физик затларга 100 мең-300 мең сум яки хөкем ителүченең 1 елдан алып 2 елга кадәр чордагы кереме күләмендә штраф, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрү, яисә 6 айга кадәр кулга алу каралган. Кырын эш оешкан төркем тарафыннан кылына икән, штраф күләме 500 мең сумга кадәр арта. Су объектларында ятьмә куюга яки аларны салдыруга тап булсагыз, бу хакта, 02 яисә 2-42-02 телефоннарына шалтыратып, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, – ди район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев