Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Балык тотам дисәң.

25 апрельдән республикада “Уылдык” (“Нерест”) комплекслы профилактик операциясе башланды. Татарстан өчен тыелган сроклар 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Бу чорда республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тыела, тулысынча чикләү кертелә.

– Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Профилактик чара барышында балык тоту бөтенләй рөхсәт ителми, дип уйламагыз. Уылдык чәчү урыннарыннан тыш ярдан балык тоту рөхсәт ителә. Тик балыкчының кармагында ыргаклар саны икедән артмаска тиеш. Бер калкавычлы яки төпкел кармак кына кулланырга ярый, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Операция вакытында балыкны көймәдән тоту да тыела. Бу режимны бозган өчен көймә конфискацияләнергә һәм 2-5 мең сум штраф билгеләнергә мөмкин. Былтыр ике райондашыбыз шундый җәза алды.

– Росгвардия хезмәткәрләре белән үткәрелгән оператив рейдларда өч райондашыбызга административ беркетмә төзелде. Алар көймәдән һәм тыелган корал белән балык тоткан өчен җавапка тартылачак. Мөслим районында сулыклар күп булгач, балык тотучылар да шактый. Ык, Калмыя, Мәллә елгалары, буа-күлләр балыкларга бай, ләкин аларда Кызыл китапка кертелгән балыклар да бар. Табан, карп, корбан балыгы, судак, чуртан күп. Тик уылдык чәчү вакытында аларны күпләп тоту тыела, – ди Владимир Муринов. 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев