Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Табигать һәм без

Әхнәф чишмәсе — нәсел ядкәре

Салауз-Муханда буыннардан килгән хыял тормышка ашты

11 июль көнне җирлегебездә бер матур вакыйга булды: Салауз-Мухан авылының Дөмәй тавы итәгендә Әхнәф чишмәсе ачылды. Чишмәне ачу уе белән шушы авылда кендек каннары тамган бертуган Фәрраховлар йөрде.

– Әхнәф чишмәсе әтиебез истәлегенә дип торгызылды. Әтиебез исән чакта шушы чишмәне карарга да, чистартырга да вакыт таба иде. Әти белән бергәләп утырткан таллар бүгенгәчә балачагымның җылы хатирәсен саклап, матур булып үсеп утыралар. Аннан балаларым белән, өчегезгә өчәү булсын диеп, чишмәнең икенче ягына истәлеккә каен агачлары утырттык. Бу чишмә – нәселебезнең кадерле истәлеге, затлы ядкәре. Әтием инде безнең белән булмаса да, без, балалары, аның эшен дәвам итеп, чишмәбезне матурларга булдык. 

Чишмә төзелеше турында Флүн абыем интернет челтәрләрдән укып бик күп мәгълүмат туплады. Аның инициативасы көчле булды һәм үз дигәненә иреште дә. Барлык материалларны тапты, транспорт белән эшләрне жайлады, оештыру эшләрен дә тиз башкарды. Илшат абыем бертуктаусыз машинасы белән кирәкле материалларны ташып торды. Бер ай көнне төнгә ялгап безгә ярдәмгә килгән авылдашларыбызга башыбызны иеп, зур рәхмәт әйтәбез. Бу чишмә – һәрберебезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе, – ди Илмира Әюпова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 7 август саныннан укыгыз.

Фото: Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев