Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Аучылык билеты алырга теләсәң...

1 сентябрьдән “Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында”гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә

Беренче тапкыр яисә гамәлдән чыгарылганнан соң кабат билет алырга теләүче гражданнар укулар узарга һәм тест формасында аучылык минимумын тапшырырга тиеш булачак.

– Булачак аучыларга алган белемнәрен ныклап искә төшерергә туры киләчәк. Кыргый хайваннар биологиясе нигезләре, аучылык кагыйдәләре буенча сораулар шактый. Ау вакытында иминлек, ау кораллары белән эш иткәндә иминлек таләпләрен үтәү – төп мәсьәләләрнең берсе. Аучы беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен, урында ориентлашу һәм аучылык ресурслары белән эш итү күнекмәләрен яхшы белергә тиеш, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Аучылар өчен укулар Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге базасында оештырылачак. Дәресләрне аучылык өлкәсендә һөнәри белеме һәм практик тәҗрибәсе булган квалификацияле белгечләр үткәрәчәк.

– Экспертлар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында квалификация тестларын уңышлы тапшыру өчен кирәкле белемне үзләштерүдә ярдәм итәчәкләр. 5 августтан ау этләре (ретривер, спаниель һ.б.) һәм ау кошлары белән дала һәм кыр киекләрен аулау сезоны ачылды. Ул 2026нчы елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Аучыга үзе белән ау билетын, ауга рөхсәт һәм коралының документларын алырга кирәк. Бу вакыт аралыгында гади суер, гади көртлек, боҗыр, вальдшнеп, соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрченнәрен ауларга мөмкин. Түбәндәге төр кыргый киекләрне аулаганда, аучылар урман күгәрчене һәм гади урман күгәрчененең Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелүен онытмасынннар иде. Бу төр киекләргә ау тыела. Бер ау эте белән киек кошларны аулау күп дигәндә өч аучы катнашында гына башкарыла ала, – ди Владимир Муринов.

Зур кроншнеп, нечкә томшыклы кроншнеп һәм кечкенә саз шөлдие дә Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау катгый тыела, ди комитет белгечләре.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга да гаризалар кабул итә башлады. Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булубулмауга карамастан, республика территориясендә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төлкегә һәм үр куянына ау вакыты 15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр гамәлдә булачак. Кондызга – 1 октябрьдән 28 февральгә кадәр, сусарга – 15 октябрьдән 28 февральгә кадәр.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев