Җәнлекләр – исәптә
Кышкы маршрут исәбен алу ысулы салынган маршрутларны ничә кыргый хайван эзе кисеп үтүен билгеләргә мөмкинлек бирә
Бу мониторинг тояклы һәм мехлы хайваннар өчен үткәрелә.
– Кышкы исәп вакытында кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, кыр тавыгы, көртлекләр исәпкә алына. Исәпкә алучылар район буенча дистә километрдан артык юл үтәләр. Исәпкә алу берничә төр методика буенча оештырылды. Җәнлекләр кышкы маршрут хисабы һәм туплау урыннарында да исәпкә алына, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Аучылар хәбәр итүенчә, алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук районның фаунасын саклау һәм торгызу буенча тиешле чаралар күрергә бер мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу эшләре 15 мартта төгәлләнергә тиеш.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.
Владимир Муринов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев