Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Юньсезлеккә чик кайда?

Холык-фигыль кешенең үз-үзен тотышыннан ук билгеле. Авылдашлары Илгизәрдән беркайчан да юньле сүз ишетмәде.

Илгизәрнең холкын күрше-күлән үсмер мәктәпкә барганда ук аңлады. Белем бәйрәменнән үк өр-яңа чалбар-кәчтүмен ертып кайтты Илгизәр. Ул көнне урамда кояшта иркәләнеп яткан мәчегә дә эләкте. Бар ачуы белән тибеп очырган иде, бахыр таш түмәренә бәрелеп җан тәслим кылды. 

– Нәрсә, карап каттыгыз?! Үскәч, бәрәм бөтенегезне дә! 

7 яшьлек бала әйткән сүзләр күршеләрне пошаманга салды. “Үскәч кем булыр бу?! Әнисенә бәла, бер имгәк!” – диде 80 яшен тутырып килүче Фатыйма әби. Һәм ялгышмады. Ихаталарына төшеп кунган кошларга да хәер-шәфкать булмады Илгизәрдән. Рогаткадан атып төшергән карга-чыпчыкларның исәбенә чыкмалы түгел. Кечкенәдән шәфкатьсез, миһербансыз булып үскән егетне яшьли тол калып, ялгызы бала тәрбияләгән әнисе тыя алмады. Илгизәр көнчел, ачулы, явыз булып үсте. 

Беренче мәртәбә Илгизәр судка 18 яшендә аяк басты. Егет күршедә ялгыз яшәүче Фатыйма карчыкның телевизорын урлап, юнь бәягә генә күрше авылда сатып, акчасына кәрәзле телефон алган иде. Кайнар эзләр буенча кулга алынган егетне, күрше хакы – Алла хакы дип, Фатыйма әби жәлләп, егеткә ачу тотмавын әйтеп, телевизорны гына кайтарып бирүен сорады. Җиңел генә җаваплылыктан котылган Илгизәр, урлаганны кайтарып бирү түгел, гафу сорарга да онытты. 

Икенче тапкыр Илгизәрне судка 21 яше тулгач алып килделәр. Танышы фатирында кәеф-сафа корган егетне “озын кулы” аркасында хөкем иттеләр. Ул кичне бик яхшы хәтерли Илгизәр. Кибет янында моңаеп басып торган ир-егеттән тәмәке сорады, аннан үзара сөйләшеп киттеләр. Яңа танышы Нәсим исемле иде. Нәсимнең хатыны белән ачуланышканын, хезмәт хакы алганын белгән Илгизәргә яңа танышы бик кулай тоелды. Юаткан булып, аның хисабына “сыйланды”: кибеткә керделәр, күзе төшкән тәм-томга акча жәлләмәде Нәсим. Үткен Илгизәр касса янында торганда банк картасының паролен күреп, истә калдырырга өлгерде. Кыңгыр юлда аз йөрмәгән егет өчен дүрт санны истә калдыру әллә ни авырлык тудырмады. Илгизәрнең танышларына бардылар. Өч борынга спиртлы эчемлек тиз бушады. Кибеткә кабат барырга туры килде. Бушка эчү белән канәгатьләнмичә, Илгизәр банк картасын үзләштерергә карар кылды. Җае да чыкты: кесәгә салынган банк картасы идәнгә төшеп китте. Нәсим аны-моны абайлаганчы Илгизәр картаны җәһәт кенә түш кесәсенә салып куйды.

Лилия Шәймиева

Фото -  "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев