Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Дүрт аяклы ат та абына

Камилне әнисе язмыш кочагына ташлаганда, әбисе аңа калкан булды.

“Кайда абынасыңны белсәң, салам түшәр идең”. Әбисенең әлеге сүзләрен кечкенә чакта сәерсенеп тыңлый иде Камил. Дөресрәге, ул вакытта сабый бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетерми иде. “Дүрт аяклы ат та абына”, “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың” кебек “канатлы” җөмләләр белән аның дәү әбисе генә сөйләшә белә шул.
Камил әбисе тәрбиясендә үсте. Әни дигән кеше улын мәшәкатьсез тормышка алмаштырып, җәйгелектә авылларына төзелешкә килгән әзәрбайҗан кешесенә ияреп җылы якка юл тотты. Калтырча “Жигули” машинасына утырып киткән әнисе артыннан бик озак йөгерде Камил. Машина аның саен тизрәк чаба, машина артыннан зилзилә булып авыл урамының тузаны күтәрелә. Җилдә уйный-уйный күтәрелгән тузан Камилнең борын тишекләренә керә, ул барыбер туктамый чаба, егылып тезен канатса да еламый, тик җитешергә генә! Бәлкем, куып тотар әнисен, әнисе дә калдырып китмәс үзен. Тик әнисе ялгыш кына да арткы тәрәзәгә күз салмады. Әйтерсең ана баласыннан түгел, ә ниндидер бер чирканчык авырудан кача.  Әнииии! Үзәкләрне өзәрлек әлеге сүзне мең мәртәбә кабатлап урам чатында утырган оныгын әбисе Кәшифә көчкә юмалап өйгә кунарга алып керә алды. Биш яше туларга бер ай калганда, Камил шулай итеп әнисез дә калды.
– Әби, әни кая китте? Ул мине ташлап киттемени?
– Юк, бәбчегем, әниең сиңа велосипед алырга дип акча эшләргә китте.
– Минем әтием кайда? Әйдә, аны бергәләп эзләп табабыз да, әнине алып кайтабыз.
Оныгының сорауларына ничек җавап бирергә?! Кәшифә апаның баланы алдап йөрәге сыза, җаны кайный иде. Ничек әйтсен ул аңа әнисенең – йөремсәк, әтисенең гаиләле кеше булуын?! 
Камил ел саен туган көне якынлашканда өзелеп-өзелеп әнисен көтте. Төнлә саташып уянган баланы әбисе кайвакыт көчкә йоклатып җибәрә иде. Әнисенең йөзен күз алдына китереп иртән уяна, төнлә йокыга китә Камил. Их, әнисе дә аны шулай сагына микән?!
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев