Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең кайбер төбәкләрендә Конституция буенча электрон тавыш бирүгә әзерләнәләр

РФ Президенты Владимир Путин кичә Россиядә дистанцион тавыш бирүне үткәрергә рөхсәт итүче төзәтмәләр турында законга кул куйды.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында Россиядә дистанцион электрон тавыш бирү системасын сынап карый. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова хәбәр итте.

„Сүз әлегә өч-дүрт төбәк турында барырга мөмкин. Мондый инициативаны төбәк үзе күрсәтергә тиеш“, — диде Памфилова.

Аның сүзләренә караганда, дистанцион тавыш бирү системасы уңай яклары күп. Ул кешеләрне вируслар белән зарарлану куркынычыннан сакларга мөмкинлек бирә һәм тавыш бирү процессына максималь санда катнашучыларны, шул исәптән сайлау участокларына яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Бер үк вакытта сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сайлау документларын эшкәртүнең тизлеген һәм төгәллеген арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килә. Ниһаять, тавыш бирүнең электрон форматы тавыш бирүне оештыруга киткән чыгымнарны шактый саклап калырга мөмкинлек бирә.

РФ Президенты Владимир Путин кичә Россиядә дистанцион тавыш бирүне үткәрергә рөхсәт итүче төзәтмәләр турында законга кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев