Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗӘҢГӘР БЕРЕТЛАР БӘЙРӘМЕ

Десантчылар җомга көнне район үзәгендәге “Мөслим йөрәге” скверында хөрмәтләнде. Элеккеге солдатларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, Россиянең атказанган очучысы, отставкадагы полковник Рәшит Шәфыйков тәбрикләде.

 Ел саен 2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. “Канатлы пехота”, “Зәңгәр беретлар” дип тә йөртәләр аларны. Гвардияче-десантчыларны ничек кенә атамасыннар, “Бездән башка беркем дә!” принцибы белән яшәүчеләрнең егәрлекләре, көчләре һәрвакыт үзгәрешсез кала.

Десантчылар җомга көнне район үзәгендәге “Мөслим йөрәге” скверында хөрмәтләнде. Элеккеге солдатларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, Россиянең атказанган очучысы, отставкадагы полковник Рәшит Шәфыйков тәбрикләде.

– Бүгенге көндә җирлегебездә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән 62 егетебез бар. Тагын берничә солдатыбыз бүген әлеге гаскәрләрдә хезмәт итә. Бу гаскәр армия тормышында зур роль уйный, армиянең уң кулы дисәк тә, хата булмас. Десантчылар киң җилкәле, горур булулары белән аерылып торалар. Аларның килеш-килбәте дә Ватаныбызга тугрылык, хөрмәт билгесен күрсәтеп тора, – диде үз чыгышында Азат Әхмәтҗанов.Мөслимдәге десантчыларның район берләшмәсен Эдуард Хәсәнов җитәкли. – Моннан унҗиде ел элек, хезмәтемне үтәп кайтканда, җирлегебездә десантчылар биш-алты гына иде әле. Сафларыбыз елдан-ел тулылана. Хәрби хезмәтләрен шушы гаскәрләрдә үтәргә теләүче физик яктан әзерлекле егетләрне, хәрби комиссариат белән киңәшләшеп, Ульяновскига, Самара өлкәсенең Рощинский шәһәренә җибәрәбез. Әлбәттә, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү өчен үҗәтлек тә, түземлек тә кирәк. “Войска дяди Васи” сынатырга тиеш түгел, – ди Эдуард. – ВДВ гаскәрләрен, шаяртып, “Вася абый гаскәрләре” дип атыйлар. Чөнки һава десанты гаскәрләренең оештыручысы һәм командующие Советлар Союзы Герое Василий Филиппович Маргелов була. Ул десант гаскәрләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Барлык десантчыларны бәйрәм белән тәбрик итәм, – диде Илшат Хафизов. Традиция буларак, десантчылар сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында мәңгелек ут янына веноклар салдылар, хәрби хезмәттә вафат булганнарны, хезмәттән кайтып үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мөслимдә бу көнне ВДВ әләмнәрен җилфердәтеп йөргән машиналар бихисап иде. Алтынчы ел рәттән җирлегебездә зурлап билгеләп үтелгән бу бәйрәмдә истәлеккә фотога да төштеләр, хатирәләрен дә барладылар. Район үзешчәннәренең дәртле җырлары бәйрәмгә җылы төсмер өстәде. Соңыннан десантчылар бәйрәмне табигать кочагында дәвам итте.Л

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев