"Зенит-Казан" Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубокны алды
Яңалыклар

"Зенит-Казан" Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубокны алды

Казанлылар 13нче тапкыр рәттән Россия Суперкубогы ярышларында катнаша.

Россия Суперлигасының волейбол буенча Чемпионатының икенче турында Казанның «Зенит» командасы Новосибирскида җирле «Локомотив» ны 3:2 исәбе белән отты. Җиңүчеләр призы илнең Суперкубогы булды, ул гадәттәгечә ил чемпионы һәм Россия Кубогы иясе.
Узган сезонда тарихта беренче тапкыр «Локомотив» ил чемпионы булды. Ә Россия кубогына 2014 елдан бирле «Зенит-Казан» ия.
Казанлылар 13нче тапкыр рәттән Россия Суперкубогы ярышларында катнаша.
Бүген ачылган яңа «Локомотив-Арена» да мәртәбәле кунаклар арасында Россия спорт министры Олег Матыцин булды. Аренаның тулылану мөмкинлегенең 50% ын исәпкә алып трибуналарда аншлаг иде.
«Локомотив» (Новосибирск) — «Зенит-Казань» (Казань) — 2:3 (18:25, 25:22, 23:25, 25:23, 9:15).


Нет комментариев