Закон катыланды
Җир өслегендә яткан агач кәүсәләрен яки аларның аерым өлешләрен әзерләү кул көче белән файдаланылучы инструментлар ярдәмендә генә башкарылырга тиеш
Валежник (агач ботаклары, төрле табигый сәбәпләр аркасында җиргә төшкән куаклар) җыючыларга закон катгыйланды. “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында”гы законга кергән үзгәрешләр нигезендә җир өслегендә яткан агач кәүсәләрен яки аларның аерым өлешләрен әзерләү кул көче белән файдаланылучы инструментлар ярдәмендә генә башкарылырга тиеш. Закон бозучыларга административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итә Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев