Йөзүчеләр уңышы
23 апрель көнне Мөслим спорт мәктәбенең йөзү буенча җыелма командасы 18 спортчы составында "Татарстан-Яңа гасыр"иҗтимагый хәрәкәте призына үткәрелгән ярышларда катнашты.
Ярышларда Нурлат, Балык Бистәсе, Чирмешән, Алексеевск, Аксубай һәм Мөслим районнары командаларыннан 200 гә якын спортчы катнашты. Спортчылар түбәндәге урыннарны яулады:
2011 елгы кызлар 50 м брасс
Азалия Аглеева - 3 урын.
Шул ук ел, дистанция 50 м ирекле йөзү
Фәридә Галиева -3 урын.
2011 елгы малайлар 50м ирекле йөзү
Шамил Шәмсивалеев -1 урын 50м аркада
Булат Гатиатуллин -2 урын 50м брасс
Илсур Әхмәтшин -2 урын.
2009 елгы кызлар арасында 100м га брасс белән йөзү
Әмирә Шайхразиева -1 урын
Ләйлә Багауова- 3 урын 100м аркада
Әминә Хафизова - 2 урын100м аркада
Әмирә Шайхразиева -1 урын
Ләйлә Багауова - 3 урын
2007-2008 елгы кызлар:
Регина Ибраһимова - 3 урын 100м аркада
2009-10 елгы егетләр:
Нурислам Мотыйгуллин -3 урын 100 м брасс
4х50м га катнаш эстафетада 2007 елгылар -3 урын.
Җиңүчеләр медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Команда барлыгы 3 алтын, 3 көмеш, 6 бронза медале яулады.
Тренерлар: Алмас Латипов, Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәд Хәбибуллин.
Фотолар – Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев