Шагыйрь Харрас Әюпнең тууына – 80 ел: Ни турында язса да, милләт хакында булып чыга
Мөслим районы Түреш авылындагы «Харрас чишмәсе» янындагы мәйданчыкта «Күңел сандыгы» дип аталган әдәби-музыкаль чара узды. Ул күренекле шагыйрь Харрас Әюпнең (1946-2008) 80 еллыгына багышланды
Очрашуда Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, язучылар Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираи-Муллаянова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фоат Садриев чыгыш ясады. Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, шагыйрьнең сеңлесе Әлфия ханым һ.б. Харрас Әюп хакында истәлекләре белән уртаклашты.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында шагыйрьнең иҗаты белән әле яңа гына таныша башлавы турында әйтте.
«Китабын укып чыккач, юри генә яңадан санап чыктым, «чишмә» сүзе кергән 170ләп шигырь бар анда. Шуңа күрә дә безнең очрашуыбыз юкка генә клубта да түгел, башка җирдә дә түгел, ә нәкъ менә «Харрас чишмәсе» янында уза. Хәзер минем сезгә аның бер шигырен укып күрсәтәсем килә, мин аны бүгенге чарада сөйләр өчен махсус ятладым», – диде ул.
Офыклардан офыкларга кабынып,
Ык буена керә Мөслим көзе.
Шушы якның кешеләре сыман,
Колачы киң аның, ачык йөзе.
Алларыңа синең тып-тын гына
Хәтфә паласларын җәеп сала.
Дәвер төпләреннән бәреп чыккан
Чишмәләрен авыз итми кара!
Әрәмәдә балан каршы ала,
Бүген монда киләсеңне белеп.
Сине чакыргандай җил сызгыра
Әби чәчле тауларына менеп.
Күренеп тора җаннардагы җылы
Кибән-кибән икән, эскерт-эскерт.
Бер яктырыйм дисәң, Мөслимгә кил,
Күптән белә моны күрше-күлән.
Каеннарга килеп сарыладыр
Өрфиядәй җиңел Мөслим көзе.
Шушы якның кешеләре сыман,
Колачы киң аның, ачык йөзе.
«Мөслим турында том-том китапларны алыштыра торган биш куплетлы шигырь. Мондый шигырьләр язган кешенең иҗатын онытырга хакыбыз юк», – диде Альберт Хуҗин.

Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты Фоат Садриев аеруча дулкынланып сөйләде.
«Харрас Әюповка 80 тулган булыр иде, әмма ул бүген безнең арабызда юк. Бер әйбер төшенкелеккә бирелергә ирек куймый: аның иҗаты халык күңелендә дә, әдәбиятта да үз урынын алды. Ә Харрасның бөтен иҗаты – нәкъ Тукайча милләткә табынып, милләтне яшәтергә, милләтне күтәрергә дигән уйлар белән яшәү. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да, һәр сүзе – символ. Һәр шигырендә милләткә хезмәт итү, файдалы булу теләге ярылып ята. Авыл турында яза – ул милләт хакында булып чыга, әнисе турында яза – милләт хакында, үзе турында яза – милләт турында», – диде язучы.

Искә алу чарасында шулай ук районның сәнгать осталары шагыйрьнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.

Очрашу тәмамлангач, Альберт Хуҗин һәм бер төркем язучылар Харрас Әюпнең каберен зиярәт кылды, аның рухына дога укылды, кабер ташы янына чәчәкләр салынды.
Чыганак: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев