Йөзүчеләр сынатмый
Балык Бистәсе районында “Сәламәтлек марафоны” акциясе кысаларында И. Х. Зиннуров кубогына узган йөзү турнирында Мөслим данын 14 спортчы яклады.
Ярышлар өч яшь категориясендә үткәрелде. Турнирда Динар Шәфигуллин, Әмир Фатыйхов, Динә Әмирова, Амира Шәйхразиевадан торган команда эстафетада икенче урынны яулады. 100әр метрга ирекле һәм комплекслы йөзүдә Динә Әмирова өченче урыннарны яулады. Тренерлары – А. Дәүләтшин, Ф. Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев