Реклама
Яңалыклар
Йөзү ярышларында катнаштылар
4 гыйнвар көнне Мөслим спорт мәктәбе йөзүчеләренең җыелма командасы, 18 спортчы арасында, Әгерҗе шәһәрендә Кыш Бабай призына узган йөзү ярышларында катнашты.
2007 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында ирекле стиль белән 100 м га йөзүдә Әмирова Динә 3 урынны яулады. 2008-2009 елгы егетләр арасында ирекле стиль белән 100 м га йөзүдә Шәфигулин Динар-1 урын, Фатихов Әмир 2 урын яулады.
2008-2009 елгы егетләр арасында, 100 м аркада йөзү 1 урын Шафигулин Динар, Фатихов Әмир 3 урын. 2008-2009 елгы кызлар аркасында 100 м га аркада йөзү буенча Шайхразиева Әмирә 2 урынны яулады.
2010-2011 елгы малайлар ирекле стиль белән 100 м га йөзүдә Гатиатуллин Булат 2 урын, Николаев Максим 3 урын, шул ук 2010-2011 елгы малайлар арпсында 100 м га аркада йөзү буенча Гатиатуллин Булат 2 урын, Николаев Максим 3 урын яулады. 2010-11 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 100 м га йөзүдә Хафизова Әминә 3 урынны яулады.
2012 елгы малайлар 100м га ирекле стиль белән йөзүдә Мостафин Инсаф-1 урын.
Барлыгы райондашлар 3 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза медаль алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев