Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Юл хәрәкәте иминлеге үзебездән тора

Юлларда иминлекне тәэмин итү өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк!

 

Бу көннәрдә район үзәгендәге кай­бер урамнарда ремонт бара. Берничә урамда асфальт түшәлә, тротуар җәелә. Шуңа бәйле әлеге урамнарда хәрәкәт чикләнде.

– Юлларда ремонт бару сәбәпле Мөслимнең берничә урамында юл билгеләре алынган иде. Бүген алар кабаттан урнаштырылды. Моннан тыш урамнарда өстәмә юл билгеләре (45 урында) куелды. Кооператив ура­мындагы ясалма калкулыкларның икесе яңартылды. Әлеге урамда – ике, подстанция янында – бер һәм сәнгать мәктәбе янында (Хафизов ура­мы) бер ясалма калкулык өстәлде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрне төгәл үтәүдән тора. Тик кагыйдә бозучылар гына һич киме­ми. Светофорның кызыл утына чы­гучы шоферлар бар. Шуны исәпкә алып, Тукай һәм Пушкин урамнары киселешендә, светофордан тыш, ясал­ма калкулык та булдырылды.

2021 елның икенче кварталында районның ДАИ хезмәткәрләре тара­фыннан 42 рейд оештырылган. Рейд барышында 303 административ хокук бозу ачыкланган, шуларның 13е – исе­рек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен. 2021 елның икенче кварталында район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Май аенда бер рай­ондашыбыз, велосипедта барганда егы­лып, машина астына кергән. Икенче оч­рак Сәфәр Сабантуе көнне теркәлгән: Мәскәү кешесе, мотоциклда барганда, чуерташ өслекле юлдан тәгәрәгән. Ике кешенең дә сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән. Спиртлы эчемлекләр кул­ланган килеш руль артына утыручы­лар күп.

– Исерек шоферларны ачы­клау өчен эшләүче Телеграм каналының файдасын күрә башла­дык. Райондашларыбызның уяулыгы нәтиҗәсендә апрель-июнь айларында өч исерек шофер тоткарланды. Икен­че кварталда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 24 шофер ачыкланды. Өч шоферга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә 648 ад­министратив хокук бозу ачыкланды, – ди Айнур Хәйретдинов.

Район территориясендә юл билгеләре тулысынча тәртипкә китерелгән, урам юлларында ак поло­салар төшерелгән. Мөслимнең Шашин, Строительная, Комсомол, Лесная, Поле­вая, Сәйдәшев, Хәертдинов урамнарын­да һәм яңа микрорайонда юл билгеләре яңартылды һәм яңалары да куелды.

Бу атнада Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе узачак. ДАИ хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә райондашларыбызның аеруча уяу һәм игътибарлы булуларын сорый. Иминлек йөзеннән машиналарны урамда калдырмау мөһим. Сабантуй мәйданында машина кую урыннары чикле булу сәбәпле, район үзәгендә яшәүчеләрнең, транспорт чараларын ихатада калдырып, бәйрәмгә җәяүләп килүләре отышлы.

– Тротуарны яки ашыгыч хезмәтләргә керү юлын капла­ган машиналарны эвакуаторлар алып китәчәк. Бу очракта машина хуҗаларына “корыч атларын” Сарман районыннан яки күрше шәһәрләрдән барып алырга туры киләчәк. Бәйрәм көннәрендә Мөслимдә ике эвакуа­тор эшләячәк, – ди районның ДАИ хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев