Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбиляр янында

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Ман­сур Зиннуровка 18 сентябрьдә 95 яшь тулды. Рай­он башлыгы Рамил Муллин Мансур агага Россия Президентының котлау адресын, күчтәнәч пакеты тапшырды. Район башлыгы ветеранга җылы теләкләр белән матур чигүле түбәтәй дә бүләк итте.

– Мансур абый, сез – җирлегебездә иң олы хөрмәткә лаек шәхес. Бүгенге матур тормы­шыбыз, аяз күгебез өчен рәхмәт Сезгә! Сезне до­шман тылыннан гомерен куркыныч астына куеп, иңнәрендә күтәреп чык­кан сугышчан дустыгыз Хәдимулланың да бүгенге тантаналы көнегездә лае­клы өлеше бар. Гади, киң күңелле булуыгыз белән һәрвакыт аерылып торды­гыз. Җирлегебездә сезнең кебек легендар шәхес булу – үзе зур бәхет! Ходай сәламәтлектән ташлама­сын! 100 яшьлек юбилее­гызны да, бүгенгедәй елма­еп, камил акыл белән каршы алырга язсын! – диде Рамил Муллин.

Бу көнне Мансур абый­ны котларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низа­мов, Россиянең атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков та килде. Алар ветеранга җылы теләкләрен, ихлас котлауларын ирештерде.

– Ходай кушып, бүгенге көнне дә күрергә насыйп булды. 95 яшь тулса да, күңел һаман 18дә әле. Яз­ган булса, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәрбез. Бу дата якынлашкан саен йөрәктән аңлатып булмас­лык бер дулкын йөгереп уза. Сугышның михнәтен той­ган күңел ул елларның ачы­сын беркайчан да онытмас. Хөрмәтегез өчен рәхмәт. Яшь буынга илебезнең лае­клы кешеләре булып үсүен телим. Минем кебек озын гомерле булыгыз! – диде Мансур абый.

Лицей укучыларының Мансур абыйны котлар­га килүе дә юбилярга көтелмәгән бүләк булган­дыр. Урам тутырып, фла­глар тотып килгән пилот­калы укучылар ветеранга матур җырлар, шигырьләр бүләк итте. Берсен-бер­се уздырып, матур котлау сүзләре җиткерде, чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

95 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган җылы очрашудан вете­ран бик канәгать кал­ды. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, бүләкләр, күчтәнәч пакетлары өчен рәхмәт әйтеп, Мансур абый: “Минем өчен иң зур бүләк – сезнең ихтирамыгыз. Хөрмәт итеп килгәнегез өчен бик рәхмәтлемен”, – диде.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр