Юбилей ярышлары
Яңалыклар

Юбилей ярышлары

Райондашыбыз – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары быел Азнакай шәһәрендә үтте.

Егерменче – юбилей ярышлары Азнакайның “Чатыртау” спорт комплексында узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан тугыз команда составында 200гә якын спортчы катнашты. Райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясады. Бәйгене Х. Шәмсетдиновның уллары оештырды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.


Нет комментариев