Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
12-18 Март
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Җитәкчегезнең сүзен тыңпаучан, тәртипле булуыгыз нәтиҗәләре белән куандырыр. Хезмәттәшләрегез арасыннан берәүнең абруегызга зыян салырга чамалап йөрүен аңларсыз. Аны тиз генә урынына утырту юлын уйлап табарсыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-20.05) Мөлкәт мәсьәләсен хәл кылырга ашыкмагыз: мондый эшләр ашыгуны яратмый. Тиргә батып эшләргә, мөһим бурычларны үтәргә әзер булып торыгыз.
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Якын араларда бөтен игътибарыгыз балаларга күчәр. Әйбәт хәбәрләр арасында күңелгә бигүк хуш килмәслекләре дә булырга мөмкин, һәрхәлдә, аларны ничек тә аңларга тырышу кирәк.
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Күктән җиргә төшәргә вакыт. Мартның бу атнасында сезне бик күп кызык эш-гамәлләр көткәнлектән, вакытны хыялга чумып уздыру ярамый. Сишәмбе көнне шәп хәбәрләр ишетерсез.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Ал- - дыгызга максат куеп, әллә нинди буталчык һәм катлаулы эшләргә тотынудан да куркып тормагыз. Шулай икән, бу атнада моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешүегез бар. Акча кереме сөендерер. Тормыш алып бару өчен ярап торырлык!
КЫЗ (24.08 - 22.09) Бу атнада күңелегезне берникадәр тынгысызлык, дулкынлану биләп алыр. Хафаланмагыз, март кояшы кемгә дә тәэсир итә. Ләкин эш урынындагы проблемалардан да читләшергә ярамый. Бигрәк тә сишәмбе һәм чәршәмбедә.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Хатын- кыз үлчәүләрнең зәркән кибетенә визиты бик уңышлы килеп чыгар. Ә менә ял көннәрендә гаиләгә бәйле мәсьәләләрне хәл кылу белән баш катырырга туры килер.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Эшегезгә киртә салып маташучылар барлыкка килер. Бу, әлбәттә инде, кәефегезне кырыр. Әмма артыгын бетеренмәгез: озакламый барысы да җайланыр.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Якын араларда акча мәсьәләсен хәл кылу алгы планга чыгар. Ни гаҗәп: атна ахырында ук кесәгез калынаер. Тик акчаны шундук тотарга ашыкмагыз: зуррак әйбер сатып алу өчен җыегыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01)Балачак хатирәләренә чумып, сыйныфташларны табарга тырышып йөрешме? Бик хуп! Эштән бераз гына булса да арынып, хис-той- гыга, хәтер-хатирәгә бирелеп алырга да кирәк кайчак.
СУКОЯР (21.01 -19.02) Март кояшы көлеп торган бу көннәрдә эшләрегез дә көлеп, юк, җырлап барыр. Могҗиза-фәләнгә ышан- масагыз да, нәкъ менә шуңа охшаш хәлләр булып алыр.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Хезмәт урынындагы бурычларыгызны җиренә җиткереп үтәүне җитәкчегез күрмичә калмас: сезгә ул әйбәт кенә премия язар. Чәршәме көнне дусларыгыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәйриячелек - начар әйбер түгел анысы, әмма дустың дус булсын, хисабың дөрес булсын, диләрме әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев