Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
26 март - 1 апрель
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Вакыт юк эле, дигән булып, проблемаларны хәл кылуны кичекгермәгез: бу атнада ялкаулыкка урын калмаска тиеш. Әмма артыгын тырышуның да хаҗәте юк: эш һэм ялны чиратлаштыра белсәгез, бөтен язгы чорда узегезне бик шәп хис итәрсез.
УГЕЗБОЗАУ (21.04-20.05) Хезмәттэшлэрегез һәм танышларыгызньң коткысына бирешмәскә. Мартның соңгы көннәрендэ әйбәт кенә яңалыклар көтегез. Зирәклек сорый торган эшкә тотынырга әзер булыгыз.
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Алтын урталык кагыйдәсен истән чыгармасагыз, бу язгы атнада әйбәт сюрпризларга куанып туя алмассыз. Җитәкчегез белән узара мөнәсәбәтләргә җылылык йөгерер. Акча мәсьәләсендә уңай үзгәрешлэр сизелер.
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Шаккатырмакчы булып, якыннарыгыз белән киңәшләшмиче, кыйммәтле әйбер сатып ала курмәгез: алдану, хаталану куркынычы гаять зур! Кемнәргәдер матди ярдәм курсәтергә туры килмәгәе. Авырыксынмагыз, яхшылык җирдә ятмый...
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Сөенегез: акча эшләү мәсьәләсендә гел уңай гына килеп торыр. Шулай да чыгымланырга ашыкмагыз: өч тиенгә яраксыз әйберләр сатып алуыгызны тоймый да калачаксыз!
КЫЗ (24.08 - 22.09) Хезмәттәшләрегез арасыннан берсе үзегезгә карата гаделсезрәк сузләр ычкындырмагае. Шуларны ишетеп, шундук "дөрләп" китмәгез. Озакламый аны болай да бик яхшылап кына үз урынына утырту җае килеп чыгасын белеп торыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Һәрбер сүзгә ышанып утырмагыз: кемнәрдер сезнең самимилектән файдаланып калырга тырыша сыман. Мартның бу дүшәмбесе катлаулырак: җитәкчегезнең ачулануына түзәргэ туры килер. Аньң каравы, атна ахырында менә дигэн вакыйгалар булыр.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Хисләрне тышка чыгармау начар тугел анысы, шулай да бу атнада ничек тә ачыграк, эчкерсезрәк булу кирәк. Юкса тирәгездәгеләр үзегезне дөрес аңламыйча, авыррак хәлдә калуыгыз бар.
УКЧЫ (23.11-21.12) Бөтен игътибарны - бары тик эшкә генә! Бу язгы көннәрдә җитәкчегез үтә таләпчәнгә әйләнеп китәр сыман. Әмма куңел ачулар турында хыяллануны беркем дә тыймый: булачак чараларньң бөтен нечкәлекләре турында фикер алышырга әзерләнегез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Атна уртасында кунаклар килеп төшәргә мөмкин. Әмма, йөриләр шунда эш калдырып, дип, аларга караңгы чырай күрсәтә күрмәгез - соңыннан бик үкенерсез.
СУКОЯР (21.01 - 19.02) Эштәге киеренкелек кәефсезләнү сәбәбенә әйләнмәсен берүк. Оптимист булсагыз, тормышньң барлык өлкәләрендә үзегезгә гел уңай килеп торачак.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Өйдә утырып кына акча эшләү мөмкинлеге барлыкка килер. Шулай да бу җәһәттән төптән уйламыйча ярамастыр. Ял көннәрендә тормышыгызда күңел күтәренкелегенә китерердәй бик кызыклы хәлләр булып алыр.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев