Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЫК БУЙЛАП СӘЯХӘТ

Соңгы елларда районыбызда күп төрле спорт чаралары уза. Чөнки спортны яшәү рәвеше итүчеләр дә, спорт мәйданчыклары һәм корылмалары да артканнан-арта бара.

2-3 август көннәрендә җирлегебез өчен спортның яңа төре буенча мавыктыргыч чара үтте. Туризмны үстерүгә багышланган “Су өсте одиссеясе” дип исемләнгән чараны массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе үткәрде.– Райондашларыбызда су спорты төрләренә мәхәббәт уяту, җирлектә туризмны үстерү, якташларыбыз һәм күрше-тирә районнар арасында дуслыкны тагын да ныгыту максатын күздә тоттык. Узган елларда аны мөслимлеләр үзләре генә үткәрсә, быел безгә Казанда яшәүче якташларыбыз, Сарман районыннан, Җәлил поселогыннан да егетләр кушылды. Киләсе елларда командалар тагын да артыр, дигән ышанычта калабыз, – диде дирекция җитәкчесе Марат Байрханов.Су өстендәге сәяхәтне Марат Байрханов үзе җитәкләде. Дирекция хезмәткәре Рүзәл Исанаев төрле бәйгеләр үткәрде. Сәяхәттә Мөслим, Сарман районнары, Иске Вәрәш авылы һәм Казаннан кайткан якташларыбызның җыелма командалары составында егермедән артык кеше катнашты. – Сарманда мондый чаралар үткәрү өчен зур сулык юк. Мөслимлеләрнең чакыруын бик шатланып кабул иттек. Әлбәттә, бүгенге сәяхәт безнең өчен истәлекле булачак: Мөслимнең иң матур җирләрен күрәчәкбез. Даны еракларга таралган Ык елгасы белән танышачакбыз. Төрле бәйгеләрдә көч сынашып, ял итеп, дуслык җепләребезне тагын да ныгытып кайтачакбыз, – ди Сарман районының җыелма командасы җитәкчесе Илнур Ханнанов. Казаннан кайткан якташыбыз Давыд Баһаветдинов әти-әниләре һәм әби-бабаларының туган ягын тагын да якыннанрак өйрәнү өчен яңа мөмкинлек ачылуын әйтә:– Мөслимгә еш кайтып йөрсәк тә, Ык елгасы белән танышырга вакыт җитми иде. Туганыбыз әлеге сәяхәттә катнашырга чакыргач, бик теләп кайттым. Чөнки әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз йөргән юлларны күреп, нәселебез башы булган төбәгебезне су өстеннән күзәтәчәкбез. Мөслимдә туризмны үстерү өчен матур мөмкинлекләр бар. Җырларга кергән Ык елгасы, искиткеч матур табигатебез туристларны үзенә тартыр, дип ышанам.Һәр команда чарага үзе әзерләгән сал белән килде. Алар сәяхәткә Мәлләтамак авылы янында Ык елгасы аша салынган күпер яныннан кузгалды. Командалар, ике тәүлек буе 43 км юл үтеп, сәяхәтләрен Минзәлә районының Бикбау авылы янында тәмамлады. Сәяхәт йомгаклары буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Иң яхшы әзерлекле” исеменә Сарман районының “Черная жемчужина” җыелма командасы лаек булды. “Иң шәп команда” исеме Иске Вәрәш авылы һәм Казаннан кайткан якташларыбызның “Летущий голландец”ына бирелде. Нияз Мөхәмәтҗанов җитәкләгән массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе командасы “Иң кызыклы” исемен алды. Барлык командаларга дирекциянең грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Сәяхәттә катнашучылар сүзләренчә, иң мөһиме – бүләк түгел, ә ике көн дәвамында алган тәэсирләр, кызыклы хәлләр, күңел күтәренкелеге һәм матур хатирәләр.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев